Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин россиялеләрне яңа бәйрәм – Урта һөнәри белем бирү көне белән котлады
Быел Россиядә беренче тапкыр Урта һөнәри белем бирү көне дәүләт күләмендә билгеләп үтелә. Президент Владимир Путин ил халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без илебезнең һөнәри-техник белем бирү һәм аның дистә еллар дәвамында формалашкан тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләр илебезнең индустриаль үсешенә, Бөек Ватан сугышында Җигүгә ирешүдә, җимерелгән халык хуҗалыгын яңадан торгызуда гаять зур өлеш кертте», - дип искәртте Президент.
Россиядә урта һөнәри белем бирүнең абруе арта. Бу күп яктан эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү буенча зур тырышлык кую, көллият һәм техникумнарны яңарту, квалификацияле кадрлар әзерләүдә заманча стандартлар формалаштыруга бәйле, дип өстәде Путин.
Искәртеп узабыз: 2 октябрьдә Урта һөнәри белем бирү көнен бәйрәм итү турындагы указны Россия Президенты быелның июлендә имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз