Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин россиялеләрнең гомер озынлыгы 2025 елга 76 яшькә кадәр озынаячак дип белдерде
Әлеге күрсәткечкә җитәр өчен барлык мөмкинлекләр бар, дип саный Россия Президенты.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет утырышында россиялеләрнең уртача гомер озынлыгы 2025 елга 76 яшькә кадәр озынаерга мөмкин дип белдергән.
«Россиялеләрнең уртача гомер озынлыгы 2025 елга 76 яшькә кадәр җитәр өчен барлык мөмкинлекләр бар, хезмәткә яраклы яшьтә үлем очракларын сизелерлек киметергә кирәк», – дип китерә Россия лидеры сүзләрен ТАСС.
Моннан тыш, Президент сәламәтлек саклау системасын камилләштерүне дәвам итүне таләп иткән. «Турысын әйтергә кирәк: күзгә күренерлек үзгәрешләр булса да безнең бик күп әле хәл ителмәгән проблемалар», – дип үз фикерен җиткергән ул.
Аның сүзләренчә, табиблар җитмәве, бигрәк тә зур булмаган торак пунктларда, күзәтелә. Моннан тыш, тикшеренү үтәр өчен кирәкле белгечкә язылу кыенлыгы бар. «Ә регистратураларда әле оятсызлык, тупаслык очрап тора», – дип шәрехли Путин.
Ил башлыгы фикеренчә, «поликлиникаларны һәм хастаханәләрне интернет белән тәэмин итеп кенә калмыйча, гражданнарның кабул итүгә һәм тикшеренүгә чиратларсыз һәм нервланмыйча керүенә ирешергә кирәк».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз