news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин россиялеләргә торак-коммуналь хуҗалыгына бурыч булмавын исбатламаска рөхсәт итте

Субсидия бирү өчен дәүләт органнары бурычлар булмавын махсус мәгълумат банклары белән тикшерәчәк.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ").  Россия Президенты Владимир Путин россиялеләргә субсидия яки компенсация алу өчен торак-коммуналь хуҗалыкка бурыч булмавын исбатламау турында канунга кул куйды. Документ хокукый мәгълумат рәсми интернет-порталында басылган.

Субсидия бирү өчен дәүләт органнары бурычлар булмавын махсус мәгълумат банклары белән тикшерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100