news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россиягә күченеп килергә теләгән башка ил гражданнарын теләп кабул итәчәкбез

Россия хакимияте безнең илгә күченеп килеп, биредә эшләп яшәргә теләгән башка ил гражданнарына теләктәшлек күрсәтергә әзер. Бу хакта туры элемтә барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әйтте.

«Безгә күченергә теләгән кешеләрне теләп кабул итәбез, ләкин закон нигезендә эш итәчәкбез», – диде дәүләт башлыгы.

Президент Россия гражданлыгы алу өчен билгеле бер кагыйдәләр булуын искәртте. Ул, шулай ук, Россиягә килүче мигрантлар, Африкадан һәм Якын Көнчыгыштан Көнбатыш Европа илләренә яки Латин Америкасыннан АКШка күченгән кадәр үк булмавын да билгеләп узды.

«Анда шул сәбәпле этник состав та үзгәрәчәк. Шул ук Штатларда Латин Америкасы халкы артачагы, әлбәттә, билгеле», – ди Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot