Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Россиягә Көнбатыш коралы белән һөҗүмгә яңа «Орешник» системасы белән җавап бирдек
21 ноябрьдә Россия Кораллы көчләре, Америка белән Британиянең еракка ата торган коралын куллануга җавап итеп, Украинаның оборона-сәнәгать комплексы объектларының берсенә катнаш һөҗүм ясады. Анда шул исәптән уртача ераклыкка ата торган «Орешник» яңа ракета системасы беренче тапкыр кулланылды. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгатендә белдерде.
«Сынаулар уңышлы узды, максатка ирешелде», - диде ул. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Нәтиҗәдә Днепропетровскида СССР чорыннан бирле билгеле булган иң зур сәнәгать комплексларының берсенә зыян китерелде, анда ракеталар һәм башка төр кораллар җитештерелә.
Яңа система атом-төш булмаган гипертавыш белән җиһазландырылган баллистик ракета белән кулланылды, дип белдерде Дәүләт башлыгы. Аны куллану НАТО илләренең Россиягә карата агрессив гамәлләренә җавап булды.
Путин белдергәнчә, АКШның Европада һәм Азия-Тын океан төбәгендә шундый ук типтагы коралларны җитештерү һәм җәелдерү планнарына җавап буларак, Россия уртача һәм азрак ераклыкка ата торган ракеталар эшли.
«2019 елда АКШ берьяклы тәртиптә уртача һәм аннан кимрәк ераклыкта ата торган ракеталарны юк итү турындагы килешүне, уйлап чыгарылган сәбәп белән гамәлдән чыгарып, хата ясады дип уйлыйбыз», - диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз