news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиягә каршы санкция кертергә өндәгән өчен җинаять җәзасы турында законны имзалды

РФ Президенты Владимир Путин табыш алу ниятеннән Россиягә каршы санкцияләр кертергә чакырган өчен җинаять җаваплылыгын күздә тоткан законга кул куйды. Документ рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына яңа төзәтмәләр нигезендә, мондый гамәлләр өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Шулай ук закон РФ Кораллы көчләренең дәрәҗәсен төшергән өчен җинаять җаваплылыгын билгели — моның өчен җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Ялланып яки табыш алу теләге белән Россия катнашмаган халыкара оешмаларның карарларын үтәүдә ярдәм күрсәткән өчен дә шундый ук срокка иректән мәхрүм итәчәкләр. Бу очракта шулай ук мондый җинаятьләр кылу нәтиҗәсендә алынган мөлкәтне конфискацияләү мөмкинлеге дә кертелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot