Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россиягә тынычлык һәм илнең чәчәк атуын тели
Бердәмлек, дуслык, Россиягә ихлас мәхәббәт яңа казанышлар яулауда көчне арттыра”, - дип билгеләп үтә Путин Яңа ел котлавында.
(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). Бердәмлек, дуслык, Россиягә ихлас мәхәббәт яңа казанышлар яулауда көчне арттыра. Тынычлык һәм бөек Россиянең чәчәк атуын телим, дип җиткергән Россия президенты Яңа ел котлавында. Аның чыгышы илнең көнчыгыш сәгать поясыннан яңгыраган.
“Яңа ел – барыннан да элек гаилә бәйрәме ул. Без аны. балачактагы кебек, бүләкләр һәм сюрпризлар, мөһим үзгәрешләр булуы белән көтәбез.
"Ярдәмләшеп яшәү, сизгер була белү, кешеләргә яхшылык эшләү тормыш, кешелек мәгънәсен тоярга булыша”, - дип дәвам итә ил башлыгы.
Президент үзенең котлауларын аеруча хәзерге вакытта хәрби һәм һөнәри эшчәнлекләрен башкаручыларга, хастаханәләрдә һәм башка хезмәт урыннарында кизүдә булучыларга, самолет һәм поезд йөртүчеләргә җиткерә.
“Без бүген Яңа ел кичендә бергә. Без көндәлек эшләрдә бергә. Бердәмлек, дуслык, Россиягә ихлас мәхәббәт яңа казанышлар яулауда көчне арттыра”, дип билгеләп үтә Путин.
Ил башлыгы барлык кешегә уңышлар һәм иминлек, шулай ук тынычлык һәм бөек Россиянең чәчәк атуын тели.
"Бәхетле булыгыз! Бәйрәм белән – Яңа, 2018 ел белән!", - дип йомгаклый үз котлавын Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз