news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә язгы чакырылыш башлану турында карарны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылыш турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Указ нигезендә, язгы чакырылыш 134,5 мең россиялегә кагылачак. Ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәр дип көтелә.

«2022 елның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр запаста тормаган һәм “Хәрби вазифа һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясендә хәрби бурычын үтәргә тиешле 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге гражданнарны (барлыгы 134 500 кеше) хәрби хезмәткә чакырырга», - диелә документта.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы чакырылыш вакыты чыккан солдат, матрос, сержант һәм старшиналарны хәрби хезмәттән җибәрергә боерды.

Указны үтәү федераль министрларга, федераль хезмәт һәм федераль агентлык җитәкчеләренә йөкләнгән.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 27 яшькә кадәрге IT-компания хезмәткәрләрен хәрби хезмәткә чакыру вакыты кичектереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100