news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиядә хезмәт хакларының 8 процентка артачагын белдерде

Путин Россиядә хезмәт хакларының 8 процентка артачагын белдерде
Фото: туры трансляциядән кадр

Россиядә реаль хезмәт хаклары сигез процентка артачак. Бу хакта бүген Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе барышында әйтте.

Ул бу күрсәткечнең инфляцияне исәпкә алынмыйча исәпләнгәнен әйтте.

Бәяләр үсеше, үз чиратында, 7,5 процент тәшкил итәчәк, дип өстәде президент.

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башланды.

Владимир Путин бүген зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә ясый, ул быел «Туры элемтә» белән бергә булачак. Мәскәүдә Гостиный дворга студиягә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган.

Трансляцияне «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-24», «НТВ», «ОТР», «Мир», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио Россия» радиостанцияләре алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot