news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россиядә хезмәт хаклары үсеше 2025 елда 4,5 процент тәшкил итә

Путин: Россиядә хезмәт хаклары үсеше 2025 елда 4,5 процент тәшкил итә

Россия Президенты Владимир Путин туры эфир барышында, 2025 ел нәтиҗәләре буенча инфляцияне исәпкә алып, илдә реаль хезмәт хаклары үсеше 4,5 процент тәшкил итәчәген әйтте. Ул моның яхшы темпта баруын әйтте.

«Дөресен әйтик, кызганыч, шушы ук вакыт эчендә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше нибары 1,1 процент кына. Бу нисбәтне, әлбәттә, үзгәртергә омтылырга кирәк», – диде Президент.

Путин узган елда эшсезлек дәрәҗәсе тарихта моңарчы күрелмәгән түбән дәрәҗәдә булуын искәртте – 2,5 процент, 2025 елда ул тагын да кимегән – 2,2 процентка калган.

«Тулаем, бу бик яхшы күрсәткечләр», – дип искәртте Илбашы.

news_right_1
news_right_2
news_bot