news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә туучылар санын арттырырга кушты

Россиядә туучылар санын һәм өченче һәм аннан соңгы балаларның туу күрсәткечен арттырырга. Россия хакимияте алдына шундый бурычны ил Президенты Владимир Путин куйды. Аның йөкләмәсе «2030 елга кадәр һәм 2036 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында»гы карарында язылган.

Документта мондый максатчан күрсәткечләр һәм бурычлар халыкны саклап калу, милләтнең сәламәтлеген ныгыту һәм кешеләрнең иминлек дәрәҗәсен күтәрү буенча илкүләм максатка ирешергә ярдәм итәчәк, диелгән. Шулай ук карарда язылганча, туучылар санының суммар коэффициенты 2030 елга 1,6 һәм 2036 елга 1,8 тәшкил итәргә тиеш.

Тагын дәүләт башлыгы 2030 елга Россия төбәкләрендә туучылар санын арттырырга кушты. Карар нигезендә, туучылар санының төбәк суммар коэффициентлары алты елдан уртача Россия темпларыннан түбәнрәк булмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100