news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россиядә тулаем эчке продукт үсеше уртача дөньякүләм темплардан югары

2023 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең тулаем эчке продукты, соңгы мәгълүматларга караганда, 3,6 процентка арткан, бу уртача дөнья темпларыннан югарырак булып чыга. Бу хакта Президент Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә әйтте.

«Узган елда фаразлардан югарырак булып чыкты. Россия эчке тулаем продукты артты, без әлегә кадәр 3,5 процент дип санадык, соңгы мәгълүматлар буенча, 3,6 процент тәшкил итә. Бу дөньядагы уртача үсеш темпларыннан югарырак. Дөньякүләм үсешнең уртача темпы — 3 процент, алга киткән илләрнең үсеш темпы — 1,5 процент. Мондый динамика булу, бик мөһим, беренче чиратта, ул безнең эчке мөмкинлекләребезгә нигезләнә», - диде дәүләт башлыгы.

Росстат материалларында билгеләп үтелгәнчә, агымдагы бәяләрдә Тулаем төбәк продукты күләме 171,041 трлн сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot