news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин быел Россиядә хезмәт хакы күпмегә артачагы турында әйтте

Быел Россиядә реаль хезмәт хакы якынча 3-5 процентка артырга тиеш. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин «Тулажелдормаш» заводы коллективы белән очрашу вакытында әйтте. RT телеканалы трансляция уздырды.

«Реаль хезмәт хакы ул минус инфляция. Халыкның реаль булган керемнәре бераз күбрәк, якынча 0,9 процентка арткан. Әмма быел без яхшы якка үзгәрешләр көтәбез», - диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, халыкның керемнәрен арттыру һәм мул тормыш булдыру - бөтен ил өчен төп мәсьәлә һәм дәүләтнең төп максаты. «Россия гаиләләренең керемнәре замана таләпләргә туры килүе һәм лаеклы булуы беренче урында тора», - диде Путин.

Март ахырында Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә ул Россиядә 2023 ел нәтиҗәләре буенча инфляциянең 4 проценттан бераз түбәнрәк төшәчәгенә игътибар итте, бу гражданнар керемнәре үсешен тизләтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot