news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиядә кирәкле дарулар запасын булдырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына иң кирәкле дарулар запасын тәэмин итүне йөкләде. Алар исәбенә сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар арту чорында кулланыла торган препаратлар керә.

1 апрельгә кадәр запас булдырырга кирәк. Кремль сайтында чыккан йөкләмәдә шул хакта әйтелә. Бу көнне Президентка башкарылган эш турында доклад тәкъдим итәргә кирәк, аннары бу мәсьәлә буенча Хөкүмәткә ярты ел саен хисап тотачак.

Бу эш буенча сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Михаил Мурашко һәм Россия вице-премьеры, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров җаваплы итеп билгеләнде.

Искәртик, элегрәк Путин Россия даруханәләрендә аерым даруларга кытлык һәм кайбер препаратларга бәяләр арту турында белдерде, һәм Мантуровка бу вазгыятьне контрольдә тотарга кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot