news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә җитештерелгән суперкомпьютерлар егәрлеген 10 тапкыр арттыруны йөкләде

Россия Президенты Владимир Путин безнең илдә җитештерелгән суперкомпьютерлар егәрлеген 2030 елга 10 тапкыр арттырырга кирәклеген әйтте. Бу күрсәтмәсен ул РФ Федераль җыенга еллык юлламасында бирде.

«Тулаем алганда мәгълүматлар икътисады (экономика данных – Т.И. искәрмәсе) структурасын үстерергә кирәк. Хөкүмәттән мәгълүмат саклау һәм эшкәртү өчен җиһазлар ясау белән шөгыльләнүче компания һәм стартапларга төгәл ярдәм чараларын тәкъдим итүен сорыйм», – диде Владимир Путин.

Президент безнең белгечләрнең ИТ-карарларына инвестицияләр үсеше икътисад үсеше тизлегеннән кимендә ике тапкыр зуррак булырга тиешлеген ассызыклады.

«Цифрлы системалар куллану өчен шартлар мегаполисларда гына түгел, кече шәһәрләрдә, авыл территорияләрендә һәм ераграк районнарда да булырга тиеш. Федераль һәм төбәк трассалары, җирле юл кырыйларында да», – дип искәртте Илбашы.

Моның өчен алдагы дистә елда Россиянең бөтен территориясендә диярлек югары тизлекле интернетка тоташуны тәэмин итәргә кирәк, ди Президент.

«Бу мәсьәләне, шул исәптән, иярченле группировканы үстерү хисабына да хәл итәрбез. Аның үсешенә 116 млрд сум күчерәчәкбез», – диде Владимир Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100