news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә җирле үзидарәне оештыру турындагы законны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин ачык хакимиятнең бердәм системасы кысаларында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принципларын билгели торган законны раслады. Документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.

Закон җирле үзидарәне билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданнарның РФ Конституциясе белән гарантияләнгән үзоешуы формасы буларак билгели.

Документта муниципаль берәмлекләрнең өч төре (шәһәр округы, муниципаль округ һәм федераль әһәмияткә ия шәһәрләрдәге кала эчендәге берәмлекләр) беркетелгән. Төбәк хакимиятләре, бер дәрәҗәле системага күчәргәме, әллә ике дәрәҗәле системаны сакларгамы икәнен хәл итеп, җирле үзидарә моделен мөстәкыйль рәвештә сайлау хокукына ия булачак.

Закон басылып чыкканнан соң 90 көн узгач үз көченә керә. РФ субъектлары 2027 елның 1 гыйнварына җирле үзидарәне оештыруны җайга сала торган тиешле төбәк законнарын кабул итәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100