news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә инфляция дәрәҗәсенең 2023 ел башында 5 процентка кадәр кимүен фаразлады

2023 елның беренче кварталы ахырына Россиядә инфляция дәрәҗәсе 5 процентка якынлашачак. РФ Президенты Владимир Путин журналист Павел Зарубинга биргән интервьюсында шундый фараз белән уртаклашты.

«Агымдагы елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ул бүгенге 11,9 проценттан 5 процентка кадәр кимиячәк дип уйлыйм. Ә бу кешеләрне лаеклы тормыш дәрәҗәсе, аларны реаль керем белән тәэмин итү өчен бик мөһим күрсәткеч», - диде ул, илдәге агымдагы икътисади хәл турындагы сорауга җавап биреп.

Путин фикеренчә, икътисадтагы вазгыять тотрыклы - «көндәшләребез генә түгел, ә без дә фаразлаганга караганда күпкә яхшырак». Ул билгеләп үткәнчә, барлык макроикътисади күрсәткечләр яхшы үзгәрешне күрсәтә. Төзелеш, сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы күтәрелә, ә эшсезлек дәрәҗәсе, киресенчә, тарихи минимумга кадәр төште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100