news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиядә икътисадның хәле яхшы һәм тотрыклы дип белдерде

Россия Президенты Владимир Путин туры эфирда елга йомгак ясаганда илдәге икътисад үсешенә бәя бирде.

«Тулаем алганда, икътисадның хәле яхшы, тотрыклы. Тышкы куркынычларга һәм безгә йогынты ясау омтылышларына да карамастан, үсәбез. Узган елда икътисад үсеше 3,6 процент булган, быел 3,9 процент, ә 4 процент та була ала», – диде дәүләт башлыгы.

Ел ахыры нәтиҗәләрен исәпләү традицион рәвештә киләсе елның беренче кварталында була, шуңа күрә әлегә төгәл саннарны әйтү мөмкин түгел, диде Путин.

Ике елда Россия икътисады якынча 8 процентка үскән. Чагыштыру өчен, АКШта үсеш 5-6 процент, Европа Берлегендә 1 процент, ә Евразонаның әйдәп баручы икътисадлы иле буларак, Германиядә – 0 процент. Бу саннарны да Россия Президенты әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot