news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә Гагарин орденын гамәлгә куйды

Россиядә Гагарин ордены гамәлгә кертелде. Бүген Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы карарны имзалады.

Россия кешеләрен «очышны уңышлы үтәгән, тикшеренүләр, космик киңлекне үзләштерү һәм куллану буенча космик очыш программалары өчен» яңа орден белән билгеләп үтә башлаячаклар, диелә документта.

Моннан тыш, бу орден мондый очышларны оештыруда һәм гамәлгә ашыруда һәм космик эшчәнлек өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, аерым алганда, илнең оборона һәм иминлеге, фәнни һәм инженерлык кадрлары әзерләү, ракета-космик техниканы эшләү, җитештерү, сынау һәм авариясез эксплуатацияләүдәге казанышлары өчен бирелә.

Россиялеләрдән тыш, бүләкне Россия белән космик киңлекне тикшеренү һәм куллану өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүче чит ил кешеләре алырга мөмкин.

Шулай ук илебез космонавтикасын үстерүдәге казанышлары өчен тулы бер коллективлар да бүләкләнергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100