news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиядә эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәдә булу турында белдерде

Россиядә эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәдә. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин «Россия чакыра!» форумында хәбәр итте.

«Гомумән Россиядә эшсезлек рекордлы түбән дәрәҗәдә – нибары 2,3 процент», - диде дәүләт башлыгы.

Аның сүзләренчә, бу күрсәткеч Россия Федерациясендә дөньяның күпчелек әйдәп баручы икътисадларына караганда кимрәк. Ул Европа илләрен мисалга китерде. Биредә әлеге күрсәткеч 7 процент һәм аннан да күбрәк.

Яшьләр арасында эшсезлек дәрәҗәсе 9 проценттан кимрәк, дип сөйләде Путин. Ул искәрткәнчә, кайбер төбәкләрдә бу күрсәткеч элегрәк 20-25 процент дәрәҗәсендә булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot