news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиядә эшсез калу куркынычы янаган кешеләр саны арту турында әйтте

Россиядә эшсез калу куркынычы янаган кешеләр саны арта. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин әйтте, дип яза «Российская газета».

Икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә, президент хәзерге вакытта 234 мең эшченең мәҗбүр ялда булуын яки тулы булмаган эш көнендә эшләвен әйтте. «Бу ел башы белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк», – диде дәүләт башлыгы.

Ил масштабында караганда бу зур саннар түгел, әмма Путин сүзләренчә, билгеле бер тармак, предприятие һәм торак пунктлар өчен җитди авырлыклар килеп чыга.

Шул сәбәпле ул, хөкүмәтне бу проблемага тиешле игътибар бирергә һәм нәтиҗәле чишелеш табарга өндәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot