Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Россиядә Демография һәм гаилә сәясәте буенча совет оештырды
Россиядә Демография һәм гаилә сәясәте буенча совет барлыкка килде. Россия Президенты Владимир Путин имзалаган әлеге указ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Совет җитәкчесе – Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко.
Әлеге орган демографик сәясәт өлкәсендә инициативалар әзерләү белән шөгыльләнәчәк, шулай ук Балачак унъеллыгына багышланган чараларны контрольдә тотачак һәм аларны Россия Президентына тәкъдим итәчәк дип көтелә.
Моннан тыш, указ нигезендә илдә гаиләләрне һәм балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы бетерелде.
Искәртеп үтик, Владимир Путин Указы белән Россиядә 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз