news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиядә чит ил кешеләре өчен цифрлы профиль булдыру турында указ чыгарды

Россия Президенты Владимир Путин «Чит ил гражданинының цифрлы профиле» дигән дәүләт мәгълүмати ресурсын эшләп, кулланышка кертүне йөкләде. Бу хакта указ хокукый актлар рәсми сайтында чыккан.

Документ нигезендә, системаны булдыру Россия Эчке эшләр министрлыгына йөкләнгән. Платформаны эшләүне 2026 елның 30нчы июненә кадәр төгәлләргә кушылган.

Указда билгеләп үтелгәнчә, цифрлы профиль дәүләт куркынычсызлыгын, хокукый тәртипне тәэмин итү, миграция сәясәтен камилләштерү коралы булачак.

Мәгълүмати системага Россия территориясенә кергән, илдә яшәүче һәм аннан чыккан барлык чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар турында белешмә кертү нияләнә. Мондый ресурсны булдыруның максаты – илдәге миграция сәясәтен бәяләү өчен кирәкле булган актуаль, тулы, дөрес белешмәләр базасын формалаштыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot