Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Россиядә бюджет хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүнең яңа системасын сынаячаклар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Киләсе елда Россиядә бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүнең яңа системасын сынап карарга җыеналар. Бу хакта «Илкүләм сәламәтлек саклау» конгрессында ил Президенты Владимир Путин әйтте.
«Әлбәттә, табибларның, укытучыларның һәм башка белгечләрнең хезмәт хакында төрлелек булырга тиеш түгел. <...> 2025 елда без илнең пилот төбәкләрендә бюджетникларга хезмәт хакы түләүнең яңа, гаделрәк моделен эшләп караячакбыз», – диде дәүләт башлыгы.
Баштарак 24 яшькә кадәрге яшьләрнең хезмәт хаклары 20 процентка артуы билгеле булган иде. Шул ук вакытта 25-34 яшьлек гражданнарның хезмәт хакы уртача 17,3 процентка арткан. Шулай ук Россиянең финанс министры Антон Силуанов бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын индексацияләү планнары булуны да әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз