news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте

Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте
Фото: kremlin.ru

2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путин указында.

2023 елның 27 декабренә кадәр хөкүмәт оештыру комитетын төзи, шулай ук Гаилә елы хөрмәтенә уздырылачак төп чаралар планын эшли һәм раслый, аларны финанслау чыганакларын билгели.

Оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Татьяна Голикова билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, бу ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot