news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиядә 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итте

2023 елда Россиядә Педагог һәм остаз елы уңаеннан чаралар оештырылачак. РФ Президенты Владимир Путинның тиешле указы хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган.

«Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән педагогик эшчәнлек алып баручы хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатыннан, 2023 елда Россиядә Педагог һәм остаз елы үткәрергә карар бирәм», — диелә документта.

Дәүләт башлыгы Министрлар Кабинетына оештыру комитетын өч ай эчендә расларга кушты. Элегрәк әлеге вакыйганың 2023 елда рус педагогы, илебез фәнни педагогикасына нигез салучы Константин Ушинский тууына 200 ел тулуга багышланган булуы хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot