Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин: Россиядә яшәү минимумын 8,6 процентка арттырырга кирәк
2022 елда Россиядә яшәү минимумын 12 654 сум булачак.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). 2022 елда Россиядә яшәү минимумын 12 654 сумга кадәр арттырырга кирәк. Агымдагы ел белән чагыштырганда үсеш 8,6 процент тәшкил итәчәк, дип игълан итте социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин.
2022 елга бюджет проектында яшәү минимумының 2,5 проценты каралган, әмма «бу гына җитми», чөнки әлеге параметрлар инфляция дәрәҗәсеннән нык калыша, дип искәртте Дәүләт башлыгы.
«2022 елга яшәү минимумының югарырак планкасын билгеләргә, инфляция белән чагыштырганда, аны узып киткән темплар белән, ягъни 8,6 процентка арттырырга тәкъдим итәм. Абсолют саннарда, тулаем алганда, ил буенча яшәү минимумы аена 12 654 сумга кадәр артырга тиеш. Бу бүгенге көнгә караганда 1 мең сумга күбрәк», - дип ассызыклады Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз