news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Путин Россиядә ясалма интеллект системасын булдыру буенча илкүләм программа тәкъдим итте
Президент сүзләренчә, мондый проектларны тормышка ашыру өчен фәнни инфраструктураны тизләтү кирәк.
Скопировать ссылку

kremlin.ru
(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). Алдагы биш елда Россия фәнни-технологик уйлап табулар буенча генетика һәм ясалма интеллект өлкәсендә лидер дәүләтләр исемлегенә керергә тиеш. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Федерль Җыенга юлламасында шулай дип белдерде.
"Генетик тикшеренүләр буенча указ имзаланган инде. Шундый ук программаны ясалма интеллект өлкәсендә дә башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Алдагы унъеллык уртасында без бу фәнни-технологик юнәлешләр буенча лидерлар исемлегенә керергә тиеш", - диде Владимир Путин.
Президент сүзләренчә, мондый проектларны тормышка ашыру өчен фәнни инфраструктураны тизләтү кирәк. Ул күптән түгел Ленинград өлкәсендә галимнәр тарафыннан уникаль югары агымлы тикшеренү реакторы эшләтеп җибәрелгән иде, дип искәртте.
"Алдагы 20 ел дәвамында ул дөньяда нейтроннарның иң көчле чыганагы булачак. Физика, биология, химия өлкәсендә үзенчәлекле тикшеренүләр үткәрергә, яңа дарулар, материаллар эшләргә ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады дәүләт җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot