Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Россиядә яңа инвестицион цикл башларга боерды
Икътисади тотрыклылык гражданнарның реаль керемнәре артуга нигез булачак, диде Россия Президенты.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Россиядә яңа инвестицион цикл башлаячаклар. Кертемнәр яңа эш урыннары булдыруга һәм аларны яңартуга, сәнәгатьне һәм икътисадның башка секторларын үстерүгә тотылачак. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда хакимиятнең көче илдәге икътисадны тотрыклы итүгә юнәлгән. Федераль бюджет янә профицит булды, ә резервлар тышкы бурычны ышанычлы каплый. Путин сүзләренчә, бу эшнең нәтиҗәсе бәяләрның тотрыклылы булуы: узган ел нәтиҗәләре буенча ул 3 процентны тәшкил иткән.
«Вазгыять 5-10 ел элек булганыннан бөтенләй аерыла. Ул вакытта ике яклы инфляция, илдәге гражданнар өчен салым булды диярлек. Бигрәк тә билгеле бер суммада керем алучылар — пенсионерлар, бюджетниклар өчен авыр булды», — диде дәүләт башлыгы.
Ул икътисади тотрыклыкның хәзерге нигезе гражданнарның реаль керемнәре үсеше өчен нигез булырга тиеш, диде.
«Мондый динамикага ирешү өчен яңа инвестицион цикл башлап җибәрергә кирәк. Яңа эш урыннары, инфраструктура, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм хезмәт күрсәтү тармагы булдыру, яңарту өчен кертемнәрне җитди арттырырга кирәк», — диде Владимир Путин.
2020 елдан башлап инвестицияләрнең еллык үсеше 5 проценттан да ким булмаска тиеш, диде ул. 2024 елга ил икътисадында аларның күләме 21 проценттан 25 процентка артырга тиеш.
Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз