news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә җитештерелгән дарулар сыйфаты чит илнекеннән калышмый дип саный

Табиблар, дару билгеләгәндә, чит ил җитештерүчеләре белән хезмәттәшлектә тора, шуңа "безнең дарулар начаррак" дигән тезис барлыкка килә, диде ул.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). Россиядә эшләнгән дарулар чит илнекеләрдән начаррак түгел, дип белдерде үзенең зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин.

"Безгә төрле яклап тәртип урнаштыру кирәк. Шул исәптән сез формалаштырган гыйбарә, ягъни бездә җитештерелгән дарулар чит илнекеннән начаррак дигән сүз белән дә көрәшергә кирәк. Ул тезис өчен кем җавап бирә? Юк, алай түгел, алар начаррак түгел", - диде Путин.

Путин вазгыятьне үзгәртергә кирәк дигән фикер җиткерде. Табиблар, дару билгеләгәндә, чит ил җитештерүчеләре белән хезмәттәшлектә тора, шуңа "безнең дарулар начаррак" дигән тезис барлыкка килә, диде Президент.

"Димәк, без импортлы әйберләрдән тулысынча котылырга тиеш. Әгәр чыннан да импортлы дару кирәк икән, ул билгеләнергә тиеш", - диде Президент.

Путин Россия даруларының экспортка чыгарыла башлавын әйтте, экспорт күләме якынча 700 млн сум тәшкил итә.

Ил башлыгы Россиядә тормыш өчен кирәкле 80% даруларның җитештерелүен әйтте, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100