news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россиядә инфляциянең рәсми фаразлардан тизрәк кимүен әйтте

Кулланучылар бәясе үсеше 2020 ел башында 3,6 проценттан 3 процентка кадәр кимергә мөмкин.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Икътисади үсеш һәм эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе йогынтысында, киләсе ел башында Россиядә кулланучылар бәясе  0,6 процентка кимергә мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия зовёт!» инвестицион форумының пленар сессиясендә хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, 2019 елның өч кварталында эчке тулаем продукт үсеше 1,1 процент тәшкил иткән, бу узган елгы күрсәткечтән бераз түбәнрәк. Әмма бу Россия Хөкүмәтенә ваклап сату бәяләрен тотрыклыландырырга комачауламаган.

«Кулланучылар бәясенең агымдагы үсеше 3,6 процент, ә киләсе ел башында 3 процент, бәлки түбәнрәк тә булыр», - диде Владимир Путин. Россия Президенты сүзләренчә, инфляция рәсми фаразлардан тизрәк кими.

«Монда икътисадны җанландыру, тулаем ихтыяҗ динамикасы өчен билгеле куркыныч бар. Бу мәсьәләне даими контрольдә тотачакбыз, Хөкүмәт, Үзәк банк белән даими элемтәдә булачакбыз», - диде дәүләт башлыгы.

Владимир Путин шулай ук эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәсе турында хәбәр итте. «Хезмәт базарында эшсезлек кими. Гыйнвар-сентябрь айларында ул икътисади актив халыкның уртача 4,6 процентын тәшкил итте. Бу Россиянең хәзерге тарихында иң түбән күрсәткеч», – диде Россия Президенты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot