Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин: Россиядә гомум илкүләм изоляция кертелмәячәк
Чикләү чаралары табибларның конкрет төбәктә, шәһәрдә, муниципалитетта вазгыять буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып кабул ителәчәк.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясе аркасында яңа тоталь чикләү чаралары кертергә уйламыйлар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Россия чакыра» инвестиция форумының пленар утырышында белдерде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
«Без ничек эшләргә кирәклеген төгәл аңлыйбыз, шуңа күрә тоталь чикләү чараларын кертүне, икътисад, бизнес эше тулысынча туктатылган гомум илкүләм локдаунны гамәлгә ашырырга планлаштырмыйбыз», — диде Путин.
Аның сүзләренчә, объективлык кирәк булган очракта, табибларның конкрет төбәктә, шәһәрдә, муниципалитетта вазгыять буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып, кешеләрнең куркынычсызлыгын һәм предприятие, оешмаларның өзлексез эшчәнлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк акланган карарлар кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз