news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә гомер озынлыгы узган 10 ел эчендә 4,5 елга артуы турында белдерде

РФ Президенты вирус эпидемияләре таралу куркынычы янаганда күнекмәләр процессын саклап калырга ярдәм итә торган чаралар комплексы булдырырга кушты.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче россиялеләр саны 2009 елдан бирле 2,5 тапкыр арткан һәм 60 миллионга якын кеше тәшкил иткән. Шуның нәтиҗәсе буларак, илдә гомер озынлыгы да арта. Россия Президенты Владимир Путин Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында шулай дип белдерде.

«Россиядә 2009 елдан 2019 елга кадәр уртача гомер озынлыгы 4,5 елга артты. Бу – яхшы күрсәткеч», - дип искәртте Путин. Ул гомер озынлыгы һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арту буенча динамиканы саклау кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Путин Covid-19 пандемиясенең илдә спортны үстерүгә тискәре йогынты ясавын искәртте. Спорт объектлары ябылуның аяныч нәтиҗәләрен профессиональ атлетлар да, гади гражданнар да сизде. РФ Президенты вирус эпидемияләре таралу куркынычы янаганда күнекмәләр процессын саклап калырга ярдәм итә торган чаралар комплексы булдырырга кушты. Дәүләт башлыгы 2030 елга кадәр Физкультура һәм спортны үстерү стратегиясен төзегәндә шундый чараларны күздә тотарга йөкләмә бирде.

Путин сүзләренчә, яңа стратегиядә мәктәпләр, югары уку йортларында, шулай ук россиялеләрнең эш һәм яшәү урыннарында спорт белән шөгыльләнү өчен тиешле инфраструктура булдыруга да басым ясарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100