news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядәге интернет-ресурсларга керү бушлай булачак дип вәгъдә итте

«Үтемле Интернет» проекты кысаларында Россия гражданнарына интернет-трафик өчен түлисе булмаячак.

Путин Россиядәге интернет-ресурсларга керү бушлай булачак дип вәгъдә итте
архив/Михаил Захаров

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Ил буенча Россиядәге ресурсларга керү өчен Интернет бушлай булачак. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Үтемле Интернет» проекты әзерләргә һәм тормышка ашырырга тәкъдим итәм. Ил буенча социаль әһәмияткә ия интернет-сервисларга бушлай керүне тәэмин итәргә кирәк», — диде Путин.

Бу очракта Россиядә яшәүчеләргә элемтә хезмәте — интернет трафик өчен түлисе булмаячак, дип ачыклык кертте дәүләт башлыгы.

«Интернетның югары дәрәҗәдә үтемлеле булуы Россиянең һәм аның гражданнарының конкурентлы өстенлеге булырга, мәгариф һәм иҗат, аралашу, социаль мәдәни проектларны гамәлгә ашыру өчен зур киңлек булдырырга тиеш. Әлбәттә, бу кешеләрнең ил тормышында катнашуы өчен дә яңа мөмкинлекләр ача», — диде Путин.

Аның сүзләренчә, Интернет кешеләр өчен көндәлек мөһим әйбергә әверелде. Россия үзенең социаль челтәрләре, мессенджерлары, почта һәм эзләү системалары, башка илкүләм ресурслары булган дөньядагы аз санлы илләрнең берсе.

Алдарак «Татар-информ» «Россиянең цифрлы икътисады» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 3,5 меңгә якын социаль әһәмияткә ия объектны Интернетка тоташтырачаклар дип хәбәр иткән иде. Бу турыдагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. 9 мең социаль тармак объекты, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктлары, шәһәр һәм авыл мәктәпләре, урта һөнәри белем бирү оешмалары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары интернетка керү мөмкинлеге алган.

Бүгенге көндә Татарстан Идел буе федераль округында мобиль Интернет куллану буенча алдынгы булып санала. Республикада актив кулланыла торган SIM-карталар саны 3,5 млн данәдән артык. Әмма республикада цифрлы тигезсезлек ахыргача бетерелмәгән. 1 мең 441 торак пунктта яшәүче 2,5 процент кеше чыбыклы Интернетка тоташтырылмаган.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100