news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә быел уртача пенсия күләменең 500 сумга артуын әйтте

Россиядә гомер озынлыгы да бераз артты, диде Путин.

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ"). 2018 елда Россиядә пенсия һәм гомер озынлыгы артты, - диде үзенең зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин.

"2017 елда картлык буенча пенсиянең уртача еллык күләме 13,6 мең сум тәшкил итте. Бу ел азагына ул 14,1 мең сум булачак. Һәм гомер озынлыгы да бераз артты, былтыр ул 72,7 ел булса, быел 72,9 ел булачак", - диде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100