news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия юстиция министры урынбасарын эштән азат итте

Россия Президенты Владимир Путин РФ Юстиция министрлыгы башлыгы урынбасары Алиса Безроднаяны вазифасыннан азат итү турындагы карарны имзалады.

«Безродная Алиса Сергеевнаны Россия Федерациясе Юстиция министры урынбасары вазифасыннан азат итәргә. Әлеге карар имзаланган көннән үз көченә керә», - диелгән хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыккан документта.

  • Алиса Безродная 1985 елда Санкт-Петербургта туган. Ул Петербург дәүләт университетында «Юриспруденция» белгечлеге алган. 2005 елдан 2007 елга кадәр Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Федераль теркәү хезмәтенең Баш идарәсендә эшли. 2010 елдан 2016 елга кадәр РФ Юстиция министрлыгында төрле вазифаларны били. 2019 елның 1 апрелендә Путин карары белән юстиция министры урынбасары итеп билгеләнә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100