news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин «Россия яшьләре» яңа илкүләм проектын гамәлгә кертергә тәкъдим итте

Бүген Федераль җыенга еллык юлламасы белән чыкканда, РФ Президенты Владимир Путин «Россия яшьләре» яңа илкүләм проектын гамәлгә кертергә тәкъдим итте.

«Бу проект киләчәк турында һәм халкыбызның киләчәге өчен булырга тиеш. Безнең мәктәп укытучылары яшь буын өчен җаваплылыгын һәм югары миссиясен нәкъ менә шуны күздә тотып аңлый. Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Балалар үзләрен бердәм команда булып хис итсен, тормышта терәк тойсын өчен, остаз роле мөһим», – диде Президент.

Ул мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре өчен аена 5 мең сум түләү кертүне тәкъдим итте.

«Игътибарга мохтаҗ булган, халкы 100 меңнән кимрәк булган торак пунктларда мәктәп сыйныф җитәкчеләре һәм көллиятләрдә, техникумнарда студентлар группалары кураторлары өчен 2024 елның 1 нче мартыннан федераль түләүләрне 10 мең сумга кадәр – ике тапкыр арттыруны тәкъдим итәм», – дип өстәде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100