news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия ясалма интеллект өлкәсендә дөньяда алдынгы булырга сәләтле

Президент ясалма интеллектны галәмгә чыгу белән чагыштырды.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россиянең ясалма интеллект өлкәсендә дөнья лидерларының берсе була алу өчен бөтен мөмкинлеге бар, дип саный. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Президент белдергәнчә, эшнең төп күләме ведомстволарга, корпорацияләргә һәм дәүләт катнашындагы компанияләргә йөкләнә, ә алар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге илнең технологик торышын тәэмин итү һәм ныгыту сәләтендә чагыла.

«Алда торган эшнең кыенлыгы да, әһәмияте дә бик зур. Без ясалма интеллект өлкәсендә глобаль лидерларның берсе булырга тиеш, мин моңа ышанам», — диде Владимир Путин Artificial Intelligence Journey конференциясендә.

Ул программистлар, математиклар, компьютер лингвист-белгечләре әзерләүне арттырырга чакырды, алар ясалма интеллект потенциалын тулысынча куллана алачак.

Президент ясалма интеллект үсешен галәмгә чыгу белән чагыштырды һәм бу талантлы һәм мавыгучан кешеләр өчен кыю чакыру дип әйтте. Иҗат өчен максималь ирекне тәэмин итәргә һәм «стартаплар ачып, тәвәккәлләп, базарга алга киткән продуктларны чыгаручы» һәркем өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100