Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россия халыклары телләренә ярдәм итү өчен ясалма фәһем куллану идеясен хуплады
Россия Президенты Владимир Путин илдәге халыкларның телләренең тел модельләренә ярдәм итү өчен ясалма фәһем куллану идеясен хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Тел модельләренә ярдәм итү өчен ясалма фәһем куллану – бик яхшы идея. Бу безнең өчен мөһим. Моны һичшиксез эшләргә кирәк», – дип билгеләде Путин гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары мәсьәләләре турында киңәшмә барышында.
Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, телләр күптөрлелеген саклау илкүләм көчнең мөһим элементы булып тора. Кешеләрнең үз теле белән шөгыльләнү мөмкинлеге булганда, бу милләтара аралашуга да уңай тәэсир итә.
«Ул вакытта милләтара аралашу да иркен һәм басымсыз булачак», - дип белдерде Россия лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз