news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россия халыклары телләре реестрын булдыру идеясен хуплады

РФ Президенты Владимир Путин Россия халыклары телләре рәсми реестрын булдыру идеясен хуплады. Бу хакта РИА Новости яза.

Президент сишәмбе Рус теле һәм Россия халыклары телләренә ярдәм итү советы утырышын үткәрә. Әлеге советның рәисе – Елена Ямпольская.

Путин ассызыклаганча, 1991 елда кабул ителгән «Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы законда бер-берсе белән берләшми торган төшенчәләр һәм нигезләмәләр бар, ә Россия халыклары телләренең рәсми реестры юк диярлек.

«Шуңа күрә бу бик актуаль бурыч. Бу мәсьәлә буенча һичшиксез эшләргә кирәк», - диде президент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100