Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Россия халыклары телләре көнен булдырырга тәкъдим итте

РФ Президенты Владимир Путин Россия халыклары телләре көнен булдырырга һәм аны ел саен 8 сентябрьдә – шагыйрь һәм прозаик Рәсүл Гамзатовның туган көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим итте.
«Россия халыклары телләре көнен булдырырга һәм аны ел саен 8 сентябрьдә Рәсүл Гамзатовның туган көнендә билгеләп үтәргә тәкъдим итәм», — диде Путин. Аның сүзләрен Кремль матбугат хезмәте китерә.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, легендар «Журавли» шигыренең авторы Рәсүл Гамзатов ике телне туган теле дип санаган – үзе сөйләшкән авар телен һәм аның әсәрләрен дөнья дәрәҗәсендә таныткан рус телен.
Мәшһүр шагыйрь 1923 елның 8 сентябрендә Дагыстанның Хунзах районы Цада авылында Дагыстанның халык шагыйре Гамзат Цадаса гаиләсендә туган. Рәсүл үзе 9 яшендә шигырьләр яза башлаган.
Гамзатовның әсәрләре Россия һәм дөньяның дистәләгән халык теленә тәрҗемә ителгән. Гамзатовның җырга әйләнгән башка шигырьләре арасында, мәсәлән, «Исчезли солнечные дни» шигыре дә күпләргә таныш. Шагыйрь белән күп кенә композиторлар эшләгән. Мәсәлән, Дмитрий Кабалевский, Ян Френкель, Оскар Фельцман, Раймонд Паулс, Юрий Антонов, Александра Пахмутова. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкаручылар арасында Анна Герман, Галина Вишневская, Муслим Магомаев, Иосиф Кобзон, Валерий Леонтьев, София Ротару, Вахтанг Кикабидзе, Марк Бернес, Дмитрий Хворостовский, Валерия, Александр Панайотов бар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау илнең суверенитетын яклау һәм аның тотрыклы үсешен тәэмин итүдә төп рольне башкара.
«Бу максатлардан республикада дәүләт программалары комплексы гамәлгә ашырыла. Этномәдәни инициативаларга һәм рухи яңарышка аеруча игътибар бирелә. Без Татарстанның барлык халыкларының телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар булдырабыз. Республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында шактый зур эш алып барыла», — диде Миңнеханов.
Туган телләрне саклау «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз