news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия халыклары әдәбияты шедеврларын бастыру проектын гамәлгә ашырырга йөкләде

Россия Президенты Владимир Путин ил Хөкүмәтенә Россия халыклары әдәбиятының классик әсәрләре сериясен рус теленә тәрҗемә итеп чыгару буенча Россия Фәннәр академиясенең дөнья әдәбияты Институты проектын гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә йөкләде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Хөкүмәткә йөкләмәне үтәүдә Президент каршындагы рус теленә һәм РФ халыклары телләренә ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы ярдәм итәргә тиеш.

Җаваплы итеп РФ вице-премьеры Татьяна Голикова билгеләнде. Проектны гамәлгә ашыру турында ул беренче тапкыр 2026 елның 1 декабренә кадәр хисап тотарга тиеш, ә аннан соң аңа ел саен докладлар тапшырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot