Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин Россия халкының нәрсә өчен көрәшкәнен сөйләде
Зур Кремль сараенда чыгыш ясаган вакытта Россия Президенты Владимир Путин мобилизацияләнгән гражданнарга һәм үзләре теләп хәрби махсус операциягә баручыларга, аларның аналарына, хатыннарына, балаларына мөрәҗәгать итте, Россия халкының ни өчен көрәшкәнен аңлатты.
Дәүләт башлыгы сүзләренчә, Көнбатышка Россия кебек ирекле, бөек, зур, читләр боерыгы буенча яшәми торган халкы булган ил тынычлык бирми. Көнбатыш һәрвакыт «халыкларны үзара котыртырга», Россияне хәерчелеккә төшерергә хыяллана иде.
Көнбатыш Россияне ирекле җәмгыять итеп түгел, ә җансыз коллар төркеме итеп күрергә тели, дип ассызыклады Путин.
Аның бәйсез дәүләтләргә агрессиясе шуннан. Кайбер дәүләтләрнең идарә итүчеләре үзләренең суверенитетларын бирергә, аларның вассалларына әверелергә, башкаларны сатып алалар, куркыталар. Ә инде тегеләр риза булмаса, дәүләтләрне җимерәләр, үзләреннән хәрабәләр, миллионлаган җимерелгән язмышлар калдыралар.
«Көнбатыш Россиягә каршы алып барган гибрид сугышының чын сәбәпләре нәкъ менә комсызлыкта һәм үзләренең берни белән дә чикләнмәгән хакимиятен саклап калу ниятендә. Алар безгә ирек теләми, безне колониядә күрергә телиләр, тигез хокуклы хезмәттәшлек итәргә түгел, ә таларга тели», – диде ул.
Алар өчен туры куркыныч - безнең фикер һәм фәлсәфә. Шуның өчен алар безнең фәлсәфәчеләргә һөҗүм итә. Безнең мәдәният һәм сәнгать тә алар өчен куркыныч тудыра. Шуңа күрә аны тыярга тырышалар. Безнең үсеш һәм чәчәк атуыбыз да алар өчен куркыныч. Аларга гомумән Россия кирәкми, ул безгә кирәк. Без кыйммәтләребезне һәм Ватаныбызны саклыйбыз», - дип белдерде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз