news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия Украинадагы низагка нокта куярга тели, әмма үз шартларында

Россия мәңге сугышырга җыенмый һәм Украинадагы низагка нокта куярга тели, әмма үз шартларында. РФ Президенты Владимир Путин Вишневский исемендәге хәрби госпитальгә (Кремль матбугат хезмәтенең Telegram-каналында аның трансляциясе оештырылды) килгәч, шулай дип белдерде.

«Без дә низагка нокта куярга телибез. Өстәвенә, мөмкин кадәр тизрәк. Бары тик безнең шартларда. Безнең мәңге сугыш алып бару теләге юк. Әмма үз позицияләребезне дә бирергә җыенмыйбыз», - диде Россия дәүләте башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, Украина беркайчан да Россиянең дошманы булмады һәм хәзер дә алай түгел, ә хәзерге җитәкчелеге – дошман. Шул ук вакытта Путин фикеренчә, әле күптән түгел генә Россияне стратегик яктан җиңәргә җыенган Көнбатыш хәзер низагны тыныч юл белән хәл итү җаен эзли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100