news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия Украина конфликтын дипломатик юл белән хәл итәргә әзер

Украинада конфликт сәяси-дипломатик юл белән тәмамланырга мөмкин. Россия вакыйгалар үсешенең мондый сценариена әзер, әмма сөйләшүләр процессының киләчәге башкаларның, килеп туган чынбарлыкны исәпкә алып, җитди диалог алып баруга әзерлегенә бәйле. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Кытайның «Жэньминь жибао» газетасы өчен мәкаләсендә язды.

Узган елның апрелендә үк Мәскәү белән Киевның тыныч сөйләшүләре тукталды, өстәвенә, Россия гаебе белән түгел, дип искәртте Путин. «Тынычлыкның киләчәге, барлыкка килгән геосәяси чынбарлыкны исәпкә алып, җитди сөйләшүгә әзерлеккә генә бәйле. Кызганычка, Россия адресына ультиматив таләпләр бу хәлдән чыгу юлларын эзләү белән кызыксынмау турында гына сөйли», - дип язган ул.

Күпчелек Кытай һәм Россия мөнәсәбәтләренә багышланган мәкаләдә дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Мәскәү Пекинга Украинадагы вакыйгалар белән бәйле төпле фикере, шулай ук аның килеп чыгу тарихын һәм чын сәбәпләрен аңлавы өчен рәхмәтле. Ул шулай ук Кытайның «кризисны җайга салу эшендә конструктив роль уйнарга» әзерлеген билгеләп үтте.

«Нәкъ менә Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бүген төбәк һәм глобаль тотрыклылыкның нигезе булып тора, икътисади үсешне стимуллаштыра, халыкара эшләрдә уңай көн тәртибе гаранты булып хезмәт итә», - дип саный Президент.

Искәртик, кичә Путин ассызыклаганча, махсус операция башлау теләге юк иде, Россия конфликтны тыныч юл белән хәл итәргә әзер иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100