news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия транспорт министры белән Казан аэропортын модернизацияләү турында сөйләште

Россия Президенты Владимир Путин транспорт министры Дмитрий Ядров белән очрашу уздырды. Алар аэропортларны модернизацияләү, авиаэлемтәне үстерү һәм яңа самолетларны сертификацияләү турында фикер алыштылар. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итте.

2026 елда Барнаулда, Оренбургта, Благовещенскида, Псковта һәм Казанда яңа терминаллар ачылды. Шулай ук аэродром инфраструктурасын яңарту дәвам итә. Объектларны Махачкалада, Грозныйда һәм Новосибирскида файдалануга тапшырдылар, Пермьдә перронны ремонтлауны төгәлләделәр. Ел ахырына кадәр Магнитогорскида перронны реконструкцияләргә планлаштыралар.

Тугыз ай эчендә транспорт комплексы 11,5 млрд пассажирга һәм 5,7 млрд тонна йөккә хезмәт күрсәткән. Россия авиакомпанияләре 79,6 млн кешене күчергән. Очышларның 55 процентка якыны Мәскәүне урап үтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot