news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия Төркиягә һәм Сириягә ярдәм итәргә әзер

Россия Төркиядә һәм Сириядә җир тетрәү аркасында булган зарарны бетерүдә ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта ике ил җитәкчеләре - Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм Башар Асадка җибәрелгән Россия Президенты Владимир Путинның телеграммаларында әйтелә.

Путин сүзләренчә, җир тетрәү зур җимерелүләргә һәм күпсанлы корбаннарга китергән. Ул һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашты.

«Туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклашабыз, барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк сәламәтләнүенә өметләнәбез һәм бу фаҗига аркасында булган зарарны бетерүдә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер», диелгән Кремль сайтында чыккан телеграммаларның берсендә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, ике илдә һәлак булучылар саны 500 кешедән арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100