news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин «Россия — спорт державасы» форумын Казанда уздыруны раслады

Форум 2020 елның сентябрендә Екатеринбургта узарга тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе арасында күчерелде.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Россия — спорт державасы» форумын Казанда уздыру турында карарны имзалады. Чара 8-10 сентябрьгә билгеләнгән.

Форумны Казанда уздыру турында дәүләт башлыгы май уртасында ук әйткән иде.

Форум 2020 елның сентябрендә Екатеринбургта узарга тиеш иде, әмма коронавирус пандемиясе арасында күчерелде. Шул вакытта ук форумны Казанда уздыру ихтималы турында сүз чыккан иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot