news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россия — планетаның алдынгы спорт державаларының берсе

Путин: Россия — планетаның алдынгы спорт державаларының берсе
Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Россия Президенты Владимир Путин Казанда рәсми рәвештә старт алган тарихта беренче «Киләчәк уеннары» ачылышында чыгыш ясады.

«Безнең ил планетаның әйдәп баручы спорт державаларының берсе, бөек атлетлар, җиңүләр һәм рекордлар ватаны булды һәм булып кала да. Без һәрвакыт спортны һәм аның югары гуманистик кыйммәтләрен алга сөрдек. «Киләчәк уеннары» — дөньякүләм спорт гаиләсенә безнең бүләк», — дип белдерде Путин.

Дәүләт башлыгы Россиядә фиджитал-спорт пионерларын — бу турнирның исемен билгеләгән бөтенләй яңа формат вәкилләрен сәламләде.

Россия Президенты бу турнирда традицияләр һәм заманчалык үрелешен, физик камиллек һәм югары интеллект гармониясен, спорт һәм технологияләр, мәгариф һәм фән бердәмлеген күрүен билгеләп үтте. Классик һәм кибер-спортны берләштерү идеясе Россиядә тууы — закончалыклы, дип саный Россия дәүләт башлыгы.

Владимир Путинның кереш сүзе алдыннан Россия Федерациясе гимны башкарылды, аны җырчылар Дима Билан, Эльмира Кәлимуллина, шулай ук яшь башкаручылар җырлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100