news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Россия өчен иң мөһиме – суверенитетны ныгыту

Россия Президенты Владимир Путин туры трансляция барышында Россия өчен суверенитетның мөһимлеген ассызыклады.

«Бу хакта инде күп тапкыр әйткәнем бар, кабатлау артык булмас. Россия кебек ил өчен суверенитеттан башка яшәү мөмкин түгел. Әгәр ул булмаса, Россиянең бүгенге рәвеше югалачак. Шуңа күрә иң мөһиме – суверенитетны ныгыту», – диде.

Владимир Путин Россия өчен тышкы суверенитетны, илнең оборонага сәләтен, иҗтимагый суверенитетны ныгыту мөһимлеген әйтте. Бу очракта ил гражданнарының хокукларын һәм иреген тәэмин итү, сәяси система, парламентаризмны үстерү, икътисад өлкәсендә куркынычсызлыкны тәэмин итү күзаллана.

news_right_1
news_right_2
news_bot